news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә автомобильче гранит баганага бәрелгән

Машина йөртүче исерек булган.

(Яшел Үзән, 22 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева).  Яшел Үзәндә Татарстан-Ленин урамнары чатында 18 яшьлек «Фольксваген» йөртүче шәһәр үзәге бу дип тормаган, рәхәтләнеп иркенләп йөргән. Машина уенчык һәм интернет уены да түгел. Ул шулай «очып» барганда идарә итүне югалтып, автомашинасы үзеннән-үзе җәяүлеләр зонасына ыргылып кереп киткән. Яшь егет үзе, бәхетенә, зыян күрмәсә дә, машинасы ярыйсы гына җимерелгән. Ничек җимерелмәсен ди, ул сәгать подиумының гранит плитәсенә бәрелгән, чүп-чар савытын, эскәмияне һәм ике фонарь баганасын аударган, дип яза район газетасы. 

Әлбәттә инде, машина йөртүчене алкотектор белән тикшергәннәр. Приборны алдап булмый, ул аның исерек булуын аермачык күрсәткән.

Бу машина йөртүчегә хәзер нинди җәза каралган соң? Административ материалны мировой судья караячак. Гадәттә исерек хәлдә машина йөртүчеләргә 30 мең сум штраф салынудан тыш бер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә каралган. Әле ярый автомобильче шуның белән котылган. Ә бу хәл көндезге кеше күп йөри торган вакытта чыкса, аның гамәле тагын да фаҗигалерәк тәмамланган булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100