news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә автобус йөртүчеләр арасында бердәнбер хатын-кыз эшли башлады

Ике бала әнисе Анжела Петрова Яшел Үзәндә әле быел гына эшли башлады.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Безнең автобус йөртүчеләр арасында бер чибәр хатын-кызыбыз пәйда булды. Ир-атларга гына хас булган шушы авыр хезмәттән курыкмыйча автобус иярләгән бердәнберебезне аерым котларга кирәк, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Ике бала әнисе Анжела Петрова Яшел Үзәндә әле быел гына эшли башласа да, аңа сокланмаган кеше юк. Яшел Үзәнне яратып, башкаланың үзеннән килеп эшләп йөри. Кыю ханым 2нче маршрут буенча пассажир автобусын йөртә. Пассажирларга игътибарлы, тукталышлары төгәл, йөртүе оста бу ханым коллективта гына түгел, шәһәрдә дә йөзек кашы кебек. Бәйрәме мөбарәк булсын, ә бит ул 8 Мартта өйдә түгел, ә сменага чыкты! – дип сөйли «Экспресс» җәмгыяте директоры Рамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100