news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә амбулатор диализ үзәге ачылды

Үзәкнең берьюлы 52 пациент дәвалана ала.

Яшел Үзәндә амбулатор диализ үзәге ачылды
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәрендә «ФармГрупп» ҖЧҖнең амбулатор диализ үзәген ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үзәктә бер сменада диализлы унөч урын була. Эш 2 сменада алып барыла. Барлыгы 20 пациент дәвалауга кабул ителде.

Тантанада республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының канны бөердән тыш алымнар белән чистартуның штаттан тыш баш белгече Наил Гатиятуллин катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100