news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә агымдагы елда 500нче сабыйның тууы теркәлгән

Яшь әнигә туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентыннан котлау хатын тапшырылды.

(Яшел Үзән, 20 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). 13 июньдә агымдагы 2018 елда Яшел Үзәннең ЗАГС бүлегендә 500нче баланы теркәгәннәр, дип яза җирле басма.

Бәхетле әни  Алисә Кошик Яшел Үзәндә яши. ЗАГС бүлеге белгече Нәфисә Сәлахетдинова тантаналы төстә  бала туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентыннан котлау хатын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot