news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ачык һавада кинотеатр эшли башлый

Анда совет чоры комедияләре бушлай күрсәтеләчәк.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә ачык һавада кинофильмнар күрсәтү сезоны ачыла. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль районы советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр атнаның чәршәмбесендә “Авангард” стадионында төрле нәфис фильмнар күрсәтеләчәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, планда – тамашачыларга совет чоры комедияләрен һәм бушлай тәкъдим итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot