Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә 93 яшьлек әби янып үлгән
Янгын кичә Комаров урамындагы 22нче йортта чыккан.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 93 яшьлек әби янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Комаров урамындагы алты катлы йортның беренче катында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән», - дип төгәллек керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фатирда 3 квадрат метр мәйданда мебель һәм әйберләр янган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта бүлмәдә 93 яшьлек әбинең мәетенә юлыккан.

Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз