news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 65 яшьтән өлкән кешеләрне хастаханәгә илтү хезмәте оештырылды

Алар диспансер күзәтүе һәм скрининг тикшерүләр үткәрә, онкологик авыруларны ачыклый, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә.

Яшел Үзәндә 65 яшьтән өлкән кешеләрне хастаханәгә илтү хезмәте оештырылды
yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 26 август, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте оештырылды. Бу турыда Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара  "Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм гамәлгә кую" һәм "Демография"проектларын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. "Рәхәт" социаль ярдәм күрсәтү үзәге Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре белән берлектә бу эшне башкарып чыга.

Алар диспансер күзәтүе һәм скрининг тикшерүләр үткәрә, онкологик авыруларны ачыклый, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә, ихтыяҗ булганда планлы госпитализация үткәрә.

Мәсәлән, Мулла Иле авылында көн күрүче пенсионерларны Нурлат район хастаханәсенә, ә Олы Карагуҗа авылыннан өлкән яшьтәге кешеләрне Большие Ключи табиблык амбулаториясенә алып килгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100