news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 38 сайлау участогы ачылды

Шәһәрдә 77 мең сайлаучыны көтәләр.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 38 сайлау участогы эшли башлады. Аларның берсе – Үзәк район сырхауханәсендәгесе вакытлыча эшли.

Яшел Үзән шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марина Примак әйтүенчә, 77 мең сайлаучы тавыш бирер дип көтәләр. Авырулар тавыш бирә алсын өчен вакытлы участокта 400 бюллетень әзерләнгән. Яшәү урыны билгеле булмаганнар №1 мәктәптәге сайлау участогында тавыш бирә ала.

Сайлау барышын 300 дән артык күзәтүче тикшереп торачак: “Бердәм Россия” һәм ЛДПР дан - 76, КПРФ тан – 24, “Коммунисты России” һәм “Справедливая Россия” һәм бер мандатлы округ кандидаты Илдар Гыйльметдиновтан 38 күзәтүче катнаша.

Яшел Үзән районында 57 сайлау участогы эшли, анда 50 мең 220 сайлаучы теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» агентлыгы ТР Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәге онлайн-трансляцисен «Пирамида»күңел ачу комплексында оештырды. Трансляция төнге сәгать бергә кадәр барачак. Мәгълүматлар белән агентлык сайтыннан да танышып барырга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100