news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 23 яшьлек егет күлдә батып үлгән

Егет 50 метр тирәсе йөзгәннән соң су астына китә.

(Яшел Үзән, 5 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»Резидә Йосыпова). Шәһәр күлендә кеше батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр итә.  Урынга  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны, полиция, медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре чыга, дип яза җирле басма.

Суга батучының иптәшләре сөйләвенчә, төнлә алар компания белән күл буенда ял иткәннәр, исерек булганнар. Кайсыдыр мизгелдә 23 яшьлек егет агач конструкциядән суга сикерә һәм күл уртасындагы фонтанга таба йөзә башлый. 50 метр тирәсе йөзгәннән соң су астына китә.

Фаҗига чыккан урынга Казаннан зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чакыртыла. Егетнең гәүдәсен водолазлар судан иртәнге дүртләрдә чыгара.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм ГИМС хезмәткәрләре халыкны кисәтеп шуны җиткерә: махсус җиһазландырылмаган урыннарда коенырга ярамый. Салмыш килеш бигрәк тә. Балаларны да су буйларында караучысыз калдырмагыз. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100