news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 22 яшьлек кыз һәм ике бала исле газ белән агуланган

Әлеге хәл кичә кич Татарстан урамындагы 32нче йортта килеп чыккан.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 22 яшьлек кыз һәм ике бала, исле газ белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 18 сәгать 48 минутта Яшел Үзән районы ашыгыч ярдәм станциясе табибыннан Татарстан урамындагы 32нче йортта өч кеше (шул исәптән ике бала) сөрем газы белән агуланганлыгы турында хәбәр алынды», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

22 яшьлек кызны, биш яшьлек кыз баланы һәм 12 яшьлек малайны уртача дәрәҗәдәге агулану билгеләре белән Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100