news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә 16 чит ил кешесе административ җаваплылыкка тартылган

Алар Миграция законын бозган.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә "Легаль булмаган мигрант-2018" оператив-профилактик чарасының III этабына нәтиҗә ясалды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.
 
Операция чит ил гражданнары  һәм шулай ук миграция өлкәсендә арадашчылык хезмәте күрсәтүче  затлар ягыннан законсыз гамәлләрне кисәтү максатыннан үткәрелде.
 
Операция кысасында полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарын тикшерде һәм  23 административ хокук бозу очрагын ачыклады. Миграция законын бозган 16 чит ил кешесен административ җаваплылыкка тартты. Торак мәйданнарына теркәлү срогын озайтмаган чит ил гражданнарын керткән алты Россия кешесенә штраф салынды.  
 
Суд органнары административ материалларны караганнан соң, өч чит ил кешесен Россиядән чыгарып җибәрү турында карар чыгарды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot