news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә 13 яшьлек яшүсмерне эзлиләр

Кайбер мәгълүматларга караганда, яшүсмер өйдән беренче генә тапкыр чыгып китми.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 18 май көнне 13 яшьлек Сергей Авдеев югалган. Аны әлегә кадәр тапмаганнар. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Сергейның буе - 160 см, ул ябык гәүдәле, кыска коңгырт чәчле һәм коңгырт-кара күзле.

Югалган көнне ак күлмәк һәм кара чалбардан яки зәңгәр ыштан һәм футболкадан булган. Үзе белән кара рюкзагы да бар.

Кайбер мәгълүматларга караганда, яшүсмер өйдән беренче генә тапкыр чыгып китми.

news_right_1
news_right_2
news_bot