news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 11 мең төп лаләнең яртысы юкка чыккан

Быел шулай ук 109 агач, 250 куак утыртылган.

(Яшел Үзән, 29 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзән шәһәре урамындагы түтәлләргә иң беренчеләрдән булып җир казырга «Шәһәрне яшелләндерү» предприятиесе хезмәткәрләре чыга. 27 кеше (пычкычы, газоннар чабучы, яшелләндерүчеләр) иртә яздан алып җирләр катырганчы урамнарны матурлату өстендә эшли. Быелгы язда күзләрне аеруча алар утырткан тюльпан – лаләләр иркәләде. Төсләре, формалары буенча, башка еллардан аермалы буларак, бигрәк гүзәл иде алар. Ул чәчәкләргә сокланмый гына узып китеп булмады.

Бу матурлык белән хозурланып кына калмыйча, кайберәүләр казып алып, өйләренә алып кайтырга да күп сорап тормады. Күз алдына гына китерегез әле: барлыгы 11 000 төп лалә чәчәге утыртылган, шуның 50 процентын казып алып киткәннәр. Минем үземә дә берничә олы яшьтәге ханымның шау чәчәккә күмелгән клумба янында, кайсы чәчәкне казып алыйк икән, диеп сайланып торуларын күрергә туры килде.

Шәһәр урамы яшелләндерелми дип зарланганны еш ишетергә туры килә. Ә булганына сакчыл караш юк. Гомумән, бушка бит, ник алмаска дигән сәясәтне алга сөрәбез. Тәрбиясезлектә гел яшьләрне сүгәргә тырышалар. Ә менә бу очракта матур гына үсеп утыручы түтәлдән чәчәк казып алучыларның күбесе олы буын кешеләре булуына шик юк.

Быел шулай ук 109 агач, 250 куак утыртылган. Алары да, тернәкләнеп, үсеп китсен дисәк, тәрбия сорый. Йортыбыз, эшебез янында үсеп утыручы агач-куакларга, чәчәкләргә тиешле игътибар күрсәтсәк, район һәм шәһәребез тагын да ямьләнер иде. Югарыда әйтелгән оешманың 27 хезмәткәре көче белән генә һәр урамны, һәр ишегалдын яшеллеккә күмеп булмавы көн кебек ачык. Башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга һәм балаларыбызны да шуңа өйрәтсәк иде, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100