news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән заводы унынчы катерны төзүгә керешкән

Бүгенге көндә завод дәүләт заказчысына шушы проектта тугыз берәмлек тапшырган инде.

Яшел Үзән заводы унынчы катерны төзүгә керешкән
Илсөя Завилейская

(Яшел Үзән, 3 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). 24 апрельдә "А.М.Горький исемендәге завод" акционерлык җәмгыятендә 21980 проектындагы махсус билгеләнештәге катерлар сериясеннән унынчысына нигез салу тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

21980 проектындагы махсус билгеләнештәге катерлар предприятиедә 2008 елдан бирле төзелә. Бүгенге көндә завод дәүләт заказчысына шушы проектта тугыз берәмлек тапшырган инде.

Башкаручы мәгълүматлары буенча, әлеге катерлар Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты базаларының су районнарын саклау өчен каралган. Аларның заманча җиһазланышы катлаулы бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

– Завод хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән шушы мөһим вакыйга белән котлыйм, – диде министр урынбасары Илдар Мингалиев. – Мин шушы проекттагы беренче катерга нигез салу көнен дә яхшы хәтерлим. Менә хәзер шуның – унынчысы. Сез дәүләт куйган мөһим бурычны намус белән үтисез. Заводның исеме алтын хәрефләр белән Россия флоты тарихына язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100