news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән ЗАГСында юбилярларны зурладылар

Флера һәм Мансур Хәкимуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтә.

(Яшел Үзән, 7 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алганда шәһәр ЗАГСында 55,60 ел гомер иткән юбиляр гаиләләрне котладылар. Аларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлилова тәбрикләде.

Флера һәм Мансур Хәкимуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтә. Бергә яши башлауларына 60 ел. Әлеге пар менә дигән итеп өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 6 онык һәм 6 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Мансур абый "Мактау билгесе" һәм "Бөек Ватан сугышы елларында батыр эшчәнлеге өчен" медале белән бүләкләнгән.

Бу көнне шулай ук Примеровлар, Моратовлар, Зәбировлар, Барлевлар, Шмелевлар гаиләсе җылы теләкләргә, матур сүзләргә күмелде. Ә аларның һәммәсе мондый зурлауга, һичшиксез, лаек.

Юбилярларга бүләкләрне "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты", "Ак Барс Банк" Яшел Үзән филиалы да әзерләгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot