news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы үтте

Бу көнне бәхетле гаиләләр сертификат, чәчәк бәйләме һәм кечкенә генә бүләк белән кайтып китте.

(Яшел Үзән, 8 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»).  Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы үтте, дип яза район газетасы.

Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе һәм Яшел Үзән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм көнендә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган ун гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшырды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Хафизов ата-аналарны мөһим вакыйга белән котлап, сәламәтлек теләп, гаилә капиталын кайчан һәм нинди максатларда файдаланырга мөмкин булуын искәртеп узды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Мәрьям Яковлева барлык катнашучыларны Халыкара бәйрәм белән котлап, ата- аналарга, кунакларга изге теләкләрен җиткерде.

Чара ахырында, традиция буенча, һәр гаилә истәлеккә фотога да төште. Бу көнне бәхетле гаиләләр сертификат, чәчәк бәйләме һәм кечкенә генә бүләк белән кайтып китте.
Бәхет акчада түгел дип әйтергә яратсак та, дәүләт ярдәме яшь гаиләләр өчен бер дә артык түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100