news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе хастаханәдә

Ремплер бистәсендә 9 нчы модель "Лада" автомобиле "КАМАЗ" машинасы белән бәрелешкән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекцисе матбугат хезмәте.

Әлеге хәл кичә кич Ремплер бистәсендә булган. 9 нчы модель “Лада” машинасында руль артында 19 яшьлек егет булган. Машинасы югары тизлектә каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы 19 яшьлек пассажир урында ук һәлак булган. “Лада” машинасын йөртүче һәм 18әр яшьлек ике пассажир төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot