news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән янында Иделдә егет батып үлгән

Егет батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.

 Яшел Үзән янында Иделдә егет батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Кичә 19.30 сәгатьтә коткаручыларга шаһит шалтыраткан һәм Васильеводан ерак түгел Иделдә яшь кеше батып үлүен хәбәр иткән.

2 нче Зональ янгын сүндерү-коткару отрядының водалазлары 21.20 сәгатьтә урынга килеп җитәләр һәм ярдан 30 метр ераклыкта 23 яшьлек егетнең мәетен табалар. Мәрхүмне ярга чыгаралар.

Егет батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot