news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән янында өч җиңел машина бәрелешкән фаҗигадә ике кеше һәлак булган

Социаль челтәр кулланучылары үз аккаунтларында фаҗига урынында төшерелгән беренче фотоларны урнаштырдылар.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән янында өч җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.

Юл һәлакәте урыныннан беренче фотолар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәте өч машина – “БМВ”, “Лада” һәм “Хендэ” автомобильләре катнашында килеп чыккан.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, “БМВ” йөртүчесе исерек булган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда. ир-атның баласы туган булган, бәйрәм иткәннән соң, ул руль артына утырган.

Бәрелү көчле булган – барлык өч машина да юл читенә төшкән. Авария нәтиҗәсендә машиналар тимер өеменә әверелгән.

Юл-транспорт фаҗигасе шаһитлары ике кешенең һәлак булуы турында әйтә. Зыян күрүчеләрнең һәм үлүчеләрнең төгәл саннары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100