news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән янында булган юл һәлакәте турында өстәмә мәгълүмат барлыкка килде

Ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәте 3 август көнне Әйшә авылы янында иртәнге дүрттә булган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән янында ике кеше һәлак булган авария турында өстәмә мәгълүматлар барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” Яшел Үзән янында өч машина – “БМВ”, “Лада” һәм “Хендэ” автомобильләре бәрелешү турында хәбәр иткән иде.

Әйшә авылы янында җитди юл һәлакәте турында хәбәр экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына иртән килә.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән - Казан юлының 108 чакрымында өч җиңел машина бәрелешкән. Бәрелешү сәбәпле, машиналар юл астына төшеп киткән.

Юл фаҗигасендә 29 яшьлек “БМВ” йөртүчесе һәм “Лада” руле артындагы 61 яшьлек ир-ат һәлак булган. “Хендэ” автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе һәм 31 яшьлек пассажир ханым төрле җәрәхәтләр алган, алары "Ашыгыч ярдәм" машинасында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.

Һәлакәт урынына килгән 2нче эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндергән, автомобильләрнең ишекләрен ачып салоннан зыян күрүчеләрне чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100