Яшел Үзән янында 25 яшьлек кызны бәрдергәннәр
Җәяүле алган җәрәхәтләреннән җан-тәслим кылган
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлының 108нче чакрымында 24 яшьлек машина йөртүче тизлекне арттырган булган. Нәтиҗәдә, юл кырыеннан барган 25 яшьлек кызны бәрдергән. Җәяүле җәрәхәтләреннән шул урында ук җан-тәслим кылган, дип хәбәр итә Яшел Үзән басмасы.