Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Татар Танае авылында язгы ташу баскан йортлардан су суырта
Гөбенә елгасы ташып, авылда бер төн эчендә су бер метрга күтәрелгән.
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Татар Танае авылында язгы ташу баскан йортлардан су суырта. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Гөбенә елгасы ташып, авылда 19 йорт су эчендә калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татар Танае авылындагы хәлне оча торган аппарат ярдәмендә күзәтеп тора. 154нче коткару отряды хезмәткәрләре мотопомпа ярдәмендә ишегалларындагы суларны суыртып алу белән шөгыльләнә.
Бер төн эчендә авылда су бер метрга күтәрелгән. Авыл һәр елны язгы ташудан зыян күрә. Бакчалар, сарайлар барысы да су эчендә калган.
Хәзерге вакытта авылдан олы яшьтәге әбине эвакуацияләгәннәр. Йорт хайваннары, кош-корт елгадан ераграк урнашкан күршеләренә озатылган.
Районның Мамадыш-Әкил җирле үзидарә советы башлыгы Фәнис Мирхатуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта кешеләргә вакытлыча яшәү урыннары әзер тора. Үз өйләреннән китәргә теләмәгәннәрне Татар Танае мәктәбендә урнаштыру мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз