Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән укучысы Россия Дәүләт Думасында булып, танылган сәясәтчеләр белән очрашкан
Әлеге мөмкинлек аңа бүләк рәвешендә бирелгән.
(Яшел Үзән, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Новости Зеленодольска”). Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучысы Тимерхан Шәйхетдинов - Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтленең иҗтимагый ярдәмчесе һәм шәһәр укучылар советы активисты буларак Россия Дәүләт Думасына бару юлламасы белән бүләкләнгән. Аның 2016 елда актив эшләве әнә шулай билгеләп үтелгән. Бу хакта “Новости Зеленодольска” басмасы хәбәр итте.
“Мин һәм республикабызның башка активистлары 21 декабрьдә Мәскәүгә киттек, - дип сөйли тырыш егет. – Татарстан делегациясе өчен иртүк Россия парламентының түбән палатасы буйлап экскурсия уздырдылар. Аның барышында сәяси партияләр фракцияләре кабинетларында булдык”. Алар илнең иң танылган сәясәтчеләреннән ЛДПР һәм КПРФ фракцияләре җитәкчеләре Владимир Жириновский һәм Геннадий Зюганов белән очрашып сөйләшкәннәр, моны укучы егет үзе өчен бәхетле очрашу дип саный.
Аннары Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә алып барганнар, бина буенча экскурсия уздырганнар. Татарстан Президенты Мәскәүдә булганда эшен нәкъ шул вәкиллектә алып бара, шуңа күрә анда булган экскурсия дә алар өчен кызыклы булган. Шунда Татарстан балалары белән республика Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашкан. Ул активистларга вәкиллек бурыч-максатлары турында сөйләгән. Тимерхан аңа “Балалар иҗтимагый кабулияте” проекты һәм иҗтимагый ярдәмчеләр эшчәнлегенең ел йомгаклары белән таныштырган. Очрашу ахырында алар барысы бергәләп истәлеккә фотосурәткә төшкән, диелә Яшел Үзән районы газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз