news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән-Түбән Карамалы паром кичүен 1 майга кадәр ачарга җыеналар

Елгада инде боз киткән һәм җәйге навигацияне ачарга мөмкин.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Яшел Үзән-Түбән Карамалы маршруты буенча паром кичүен 1 майга кадәр ачу күздә тотыла. Бу хакта «Новости Зеленодольска» хәбәр итә.

Бүгенге көндә пароходның эшкә әзерлеге 98 процент белән бәяләнә. Судно вәкилләре хәбәр иткәнчә, пароход әлегә Елга регистрының техник карау процедурасын узмаган.

Хәзер паром Зөя мультимодаль үзәгендә тора. Елгада инде боз киткән һәм җәйге навигацияне ачарга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100