news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән суднолар төзү заводы үз хезмәткәрләренә йорт сала

Фатирлар завод эшче-хезмәткәрләренә заводта 10 ел эшләү һәм 15 ел дәвамында сатып алу хокукы белән аренда килешүе буенча бирелә.

(Яшел Үзән, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). З0 августта, Яшел Үзән суднолар төзү заводы Республика көненә багышлап, торак йортка нигез ташы салу тантанасын үткәрде. Бу йорт - «Кызыл металлист» торак комплексының чираттагы бинасы. Биш катлы, дүрт подъездлы йорт 70 гаиләне бәхетле итәчәк. Чөнки бу йортлар махсус завод эшчеләре өчен салына, дип яза җирле басма.

Моңа кадәр ике йорт төзелде инде, монысы – өченчесе. Беренчесе, Фрунзе урамындагысы 10 катлысы, 2013 елда файдалануга тапшырылды. Икенчесе дә узган ел кулланышка бирелде. Квартирлар чиста, күчен дә яшә генә!

«Кызыл металлист» торак комплексы 10 йорттан торачак. 6сы – 10, 4се биш катлы булачак. Әлеге комплекс тулысынча 2030 елда төзелеп бетәчәк, ди завод җитәкчелеге. Фатирлар завод эшче-хезмәткәрләренә заводта 10 ел эшләү һәм 15 ел дәвамында сатып алу хокукы белән аренда килешүе буенча бирелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot