Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән студентлары иң яхшыларын билгеләделәр
Яшел Үзән студентлары иң яхшыларын билгеләделәр
(Яшел Үзән, 27 декабрь, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Кичә “Родина” Мәдәният йортының концертлар залында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалы студентлары өчен Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәм концерты узып баручы елга нәтиҗәләр чыгаруга һәм иң яхшыларны сайлап алуга багышланган иде.
Шул рәвешчә, “Альтернатива” студентлар газетасы мөхәррире Римма Хәйруллина “Ел студенты” булды, 141нче төркем “Иң яхшы төркем” дип танылды. “Иң яхшы компьютерчы” номинациясендә информатика укытучысы Татьяна Исаева җиңү яулады, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Флүрә Ганиева “Иң яхшы педагог” булды. Директорның уку-тәрбия эше буенча урынбасары Рәмзия Бикмуллина “Иң яхшы тәрбия” дип билгеләнде. Ә аның ярдәмчесе Гөлнара Зәйдуллина “Иң яхшы оештыручы” булды. “Иң яхшы декан” исеменә икътисад факультетыннан Татьяна Голубева лаек булды. “Иң яхшы директор” исә - Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалын күп еллар җитәкләгән Надежда Евстафьева.
Барлык җиңүчеләр дә грамоталар һәм сувенирлар алды. Бу кичтә күп санлы тамашачылар алдында “Скитлс” данс-шоу, “Экспромт” театр студиясе һәм филиалның иң яхшы җырчылары чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз