news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән станциясендә линия полициясе пунктының эллеккеге җитәкчесе кулга алынган

Полицейскига карата җинаять эше ришвәт һәм хезмәт урынындагы вәкаләтләрен арттырган өчен кузгатыла.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән станциясе Линия полициясе пунктының элеккеге җитәкчесенә карата  “Хезмәт урынындагы вәкаләтләрне арттыру” һәм “ Хезмәт вазифаларын башкаручы кешенең ришвәт алуы” маддәләре буенча  җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Татарстан транспорт прокуроры өлкән ярдәмчесе Евгений Дикарев.

Тикшерү фаразлавынча, полицейский, “РЖД” ААҖе мөлкәтен урлаганда җинаятьчеләрне тоткарламыйча, аларга урланган әйберләре белән китәргә мөмкинлек биргән. Шуның өчен ул алардан 500 мең сум акча таләп иткән.

Шулай да, Евгений Дикарев сүзләренчә, полицейский әлеге теләген тормышка ашыра алмый, җинаятьчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлый.

Хәзерге вакытта Яшел Үзән станциясе Линия полиция пунктының элеккеге җитәкчесе сак астында. Аңа 12 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100