news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең теләкләрен чынга ашырырга вәгъдә иттеләр

«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм авыр хәлдә калган гаилә балалары өчен яңа ел акциясе уздырыла.

(Яшел Үзән, 25 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә ел саен «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм авыр хәлдә калган гаилә балалары өчен яңа ел акциясе уздырыла, дип яза җирле басма.

Бу балалар Яңа елда бүләксез калмаячак. Әмма һәр баланың үзенә генә хас теләге була. Әгәр тели белеп теләсәң, Яңа ел төнендә ул тормышка ашачак, бүләкне Кыш бабай үзе китереп китәчәк, дип ышана алар. Монда инде өлкәннәр ярдәменнән башка берничек тә булмый.

Әнә шуларны истә тотып, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге мәдәни үзәгендә «теләкләр чыршысы» урнаштырыла. Чыршыга балалар кулы белән ясалган шарлар эленә, ә артында – теләкләр. Хакимият уздырган дүшәмбе киңәшмәсендә һәр җитәкче үзенә бер шар сайлап алды һәм анда язылган теләкне үтәргә сүз бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot