news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән шәһәрендә Сталин һәйкәле куелырга мөмкин

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Сталин һәйкәле куеп, "коммунистлар скверы" булдырырга телиләр.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Яшел Үзәндә Сталин һәйкәле белән “коммунистлар скверы” барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә “Яшел Үзән яңалыклары” порталы.

Яңа сквер концепциясен Яшел Үзән муниципаль районы шәһәр төзелеше советында шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимов тәкъдим итте. Сквер идеясенең авторы – КПРФ ның шәһәр комитеты вәкиле Владимир Братухин.

"Яшел Үзәнгә нәкъ Совет хакимияте чорында 1932 елда нигез салынган, – дип сквер төзү мөмкинлеге турында Владимир Братухин шәрехләде. – Димәк, безнең шәһәр яшәеше Совет хакимиятенә бурычлы. Бу тарихи факт, ә тарихны үзгәртеп язарга ярамый – аны хөрмәт итәргә кирәк”.

Идея авторы сквер проекты шәһәр халкында ризасызлык уятыр дип курыкмый. “Иң мөһиме Яшел Үзән халкына безнең фикерне дөрес аңлатырга кирәк. Скверда шулай ук башка танылган коммунистлар барельефларын урнаштыру планлаштырыла”, – диде Владимир Братухин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100