news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды

16 ел төзелгән мәчет ачылышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Яшел Үзән шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды
Салават Камалетдинов

(Яшел Үзән, 9 декабрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Яшел Үзән шәһәрендә рәсми рәвештә "Җәмигъ" мәчетен ачу тантанасы узды. Тантанада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Мәчет ачылышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Мөфти мәчетнең Пәйгамбәребез туган Мәүлид аенда ачылуын зур әһәмияткә ия булуын билгеләде. Мәчет ачылу хөрмәтенә Камил Сәмигуллин Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинга чапан бүләк итте.

"Бүген безнең икеләтә бәйрәм - Мәүлид ае һәм яңа мәчет ачу тантанасы. Мәгълүм булганча, Совет чорыннан соң республикада 24 мәчет кала. Бүген 1500 дән артык мәчетебез бар, ике көнгә бер мәчет ачыла. Аларны сакларга кирәк. Ничек без аларны саклый алабыз? Мәчетләребез буш тормасын, намазлар укылсын, Җомга вәгазьләре татар телендә алып барылсын", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөселманнарны котларга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да килде. Ул Яшел Үзән халкын мәчетне дини тормыш кайный торган урынга әйләндерергә өндәде.

"Шәһәр халкы өчен бу зур тантана. Мәчетебез һәрвакыт ишекләрен ачык тотсын иде. Монда балалары белән әниләр дә килсеннәр иде. Аларның дине дә мөһим түгел, күңелләре ял итсен. Якын арада монда чәчәкләр утыртылачак. Мәчетебездә һәрвакыт дини тормыш булсын, намазларда мәчет тулсын", - диде Александр Тыгин.

"Мәчет бинасын буш калдырмыйк. Без Аллаһның җәннәтләренә ирешерлек савапларны бергә табарбыз", - диде район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин.

Җәмигъ мәчетенең имамы Илдар хәзрәт Гатауллин мәчет төзелешендә булышкан кешеләрне бүләкләп китте.

Тантанадан соң мөселманнар мәчет эчендә өйлә намазын укыды.

Яшел Үзән Җәмигъ мәчете ачылышы район мөселманнары өчен соңгы елларда иң мөһим вакыйгаларның берсе була. Мәчеткә беренче таш салу тантанасы 2001 елда узган иде. Төзелеш халык көче белән, район предприятиеләре һәм оешмаларының финанславы ярдәмендә барган. Мәчеттә намазлар инде берничә ел элек укыла башланган. Соңгы елларда мәчетнең тирә-юнен төзекләндерү эшләре барган. Мәчеткә йөрүчеләр сүзләренчә, өйләгә 35, ә җомга намазларына 350 ләп кеше килә. Бүгенге көндә шәһәрдә - өч мәчет, ә районда кырыктан артык мәчет эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100