Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән шәһәре һәм район территориясендә өмәләр үткәрелә
Беренче шимбә өмәсенә 15 мең кеше чыкты һәм 170 куб м. чүп түгелде, дип хәбәр итә «ЖКХ департаменты».
(Яшел Үзән, 21 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Радик Сафиуллин). Яшел Үзән шәһәре һәм район территориясендә 1 апрельдән 31 майга кадәр төзекләндерү, ү турында хәбәр иткән идек инде. Беренче булып үзләренә беркетелгән территорияне чистартырга ЯҮМР башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты, дип яза район газетасы.
Башкалар да үзләренә билгеләнгән территорияне белергә тиеш инде югыйсә. «Онытып» җибәрүчеләр өчен картографик материалның интернеттагы сылтамасын бирәбез: https://cloud.mail.ru/public/G65R/RDsiekEi3.
Газета укучыларыбыз да шушы сайтка кереп территориянең кайсы оешмага беркетелүен белә ала. Андагы 4-62-33 телефоны аша сез күргән тәртипсезлекләр, төзексезлекләр турында да хәбәр итәргә була.
Беренче шимбә өмәсенә 15 мең кеше чыкты һәм 170 куб м. чүп түгелде, дип хәбәр итә «ЖКХ департаменты». Беренче чиратта үзәк урамнар җыештырылды, хәзер чиратта – читтәрәк урнашкан урамнар.
Департамент хезмәткәрләре шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә ЗПТП һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең һәм укучыларның актив катнашуын билгели.
Җир эшләреннән соң территорияне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Кайбер энергоресурс белән тәэмин итүче оешмалар асфальт юлларны казып атып, соңыннан аны төзекләндереп куюны оныталар. Мәсәлән ЗПТС – 28, Таттелеком 12 урында җирне казу белән бәйле эшләр алып барган. Асфальт юлның асты өскә килгән, халык мондый «юлларны» ничек әйләнеп узарга белми аптырый. Җирне казу белән бәйле оешмаларга 2017 елның 1 июненә кадәр ремонт барган территорияләрне элеккеге хәленә кайтарырга тиеш, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз