news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән шәһәр суды 162500 сум урлаган 31 яшьлек мошенник хатынга карар чыгарды

Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара.

(Яшел Үзән, 11 март, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән шәһәр суды ике пенсионердан 162500 сум урлаган элек хөкемдә булган 31 яшьлек Ярославль өлкәсендә яшәүче мошенник хатынга карар чыгарды. Хәзер бу аферист биш ел да өч ай колониядә үз срогын тутырачак.

Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, 2017 елның августында бу мошенник хатын 88 яшьлек әбинең авыру аякларын дәваларга ышандыра. Әбинең фатирында «халык дәвалаучысы» башта бер стакан су сорый һәм шуңа хуҗабикәгә алтын әйберләрен салырга куша. Әлбәттә, әби авыруларыннан котылырга теләп, стаканга алтын алкаларын, йөзекләрен һәм чылбырын сала. Аннан соң мошенник хатын әбидән кара тукыма сорый. Әби аңа иске кара күлмәген китереп тоттыра. Ялган дәвалау чы шул күлмәк белән стаканны каплый да алтыннарны шул күлмәккә төргән сыман итә һәм әбигә биреп яшереп куярга куша. Нәтиҗәдә пенсионер хатын 15 мең сумга алдана.

Икенче очрак 2017 елның сентябрендә теркәлә. Шул ук аферист 77 яшьлек хатынны алдап, аның 147500 сумын урлап алып чыгып китә.

Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100