news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән үсеш рейтингында – уналтынчы

Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советы депутатлары берләштерелгән сессиядә кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләрне карады.

(Яшел Үзән, 21 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советы депутатлары берләштерелгән сессиядә кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләрне карады. Анда социаль-икътисади үсеш рейтингы нәтиҗәләре, демографик хәл һәм яңа проектлар турында сүз барды, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның тугыз аена районнарның социаль-икътисади үсеш рейтингын төзегән. Шул мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән үсеш рейтингында 9 ай нәтиҗәләре буенча – уналтынчы позициядә.

– Бу бик әйбәт күрсәткеч, ягъни безнең район территориясендә җитештерелгән продуктның бәясе күтәрелә, – дип сөйли муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Кадыйрова. – Сәнәгать производствосы индексы 112,4 процент тәшкил итә (ТР буенча 103 процент). Зур һәм урта предприятиеләрдә 22 млрд. сумлык товар төяп җибәрелгән. Узган елның шул чорында ул 19 млрд. сум булган иде.

Светлана Кадыйрова сөйләвенчә, тагын берничә позиция буенча район күрсәткечләре узган елның шул чоры белән чагыштырганда яхшырган. Әйтик, ашлык быел гектарыннан 26 центнер җыеп алынган (2016 елда – 24 центнер). 9 айда авыл хуҗалыгы оешмалары кереме 5,3 млрд. сум тәшкил итә. Бу өлкәдә уртача хезмәт хакы – 30275 сум.

– Агымдагы елда төп капиталга инвестицияләр кертү 4,8 млрд. сум булып, ул былтыргы белән чагыштырганда 71 процент тәшкил итте, – дип билгели чыгыш ясаучы. – Бу юнәлештә муниципалитет бик күп эшли. Белгәнегезчә, Яңа Турада сәнәгать мәйданчыгы төзелеп, аңа федерация хуплавы буенча алдан бара торган үсеш территориясе статусы (ТОСЭР) бирелде.

Юл һәм капиталь төзелештәге үзгәрешләр турында да әйтелде. Юлларда мәсәлән, барлыгы дүрт программа гамәлгә ашырыла. Ишегалды стандарты программасы буенча 7 ишегалды территориясенә асфальт салынган, 2сендә капиталь ремонт ясалган һәм шул ук вакытта 23 ишегалды норматив хәлгә китерелгән.
Светлана Кадыйрова аннан алдагы көннәрдә генә чыгарылган тагын бер рейтинг турында әйтеп узды. Яшел Үзән районында 5056 кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Республиканың эшлекле климаты рейтингында безнең район арттан беренче урында калган.

– Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә, – диде чыгыш ясаучы. – Тикшеренүләр кысасында сораштырылган 100 субъектның 60 проценты эшчәнлеген сәүдә өлкәсендә алып бара, 30 проценты – хезмәтләр өлкәсендә, 10 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә. Ә безнең районда эш башкача тора: 34 процентка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү туры килә. Моны район территориясенә Яңа Тура базарының булуы, «Магнит», «Пятерочка» федераль сәүдә челтәрләре килүе, шуның аркасында вак сәүдә нокталарының бетә баруы белән аңлатырга була.

Светлана Кадыйрова салым законнарын бозучыларны да телгә алды. Мәсәлән, барлык гаммәви мәгълүмат чараларында меценат буларак билгеләнгән Вячеслав Богданов җитәкчелегендәге безгә яхшы таныш компанияләр төркеме «Ремстройсервис» ширкәте салым исәбендә Яшел Үзәндә түгел, ә Волжскида тора. Нәтиҗәдә район һәм республика бюджетына 35 млн сумлап НДФЛ кермичә кала. Ә андый очраклар, кызганычка, районда аз түгел. Бу фактлар буенча салым инспекцияләренә һәм прокуратурага мөрәҗәгатьләр булган.

Депутатлар Яшел Үзәннең эшлекле активлык һәм климат республика рейтингында соңгы урын алуы белән килешмәде. Чөнки рейтингта кече һәм урта бизнесның зур өлешен тәшкил иткән М7 индустриаль паркының һәм сәнәгать мәйданчыгының эшчәнлеге исәпкә алынмаган.

– Әлеге очракта бу безне бик тәнкыйтьләгән рейтинг, әмма аңа бик борчылып карарга кирәкми, рейтинглар бит төрле була, – диде Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин. – Алар бит безнең эшмәкәрләр, алар ярдәмендә зур аналитик эш эшләнгән. Ә менә аның никадәр объектив булуы – монысы аерым мәсьәлә.

Икътисадта үсеш булгач, халыкның да яшәү дәрәҗәсе күтәрелә.

Зур һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 26840,4 сум тәшкил итеп, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,1 процентка арткан.

Бер җан башына акча кереме 2,1 процент артып, 20065 сум тәшкил итә.

Билгеләнә торган пенсиянең уртача күләме 12484,5 сум булып, үсеш темпы – 104,1 процент, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100