news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән Сабан туеның төп батыры Лада Гранта машинасы алачак

Иң көчле Батырларны тере бүләкләр - тәкә белән бүләкләячәкләр.

(Яшел Үзән, 1 июль, «Татар-информ», Юлия Семенова). Яшел Үзән районы Сабан туеның төп батыры Лада Гранта автомобиленең ачкычына ия булачак. Моннан тыш, иң көчле батырларны тере бүләкләр - бәрәннәр белән бүләкләячәкләр. Искәртеп узыйк, милли көрәш өлкәннәр арасында дүрт авырлык категориясендә һәм яшьләр арасында биш авырлык категориясендә үтәчәк.

Яшел Үзәндә, Татарстан шәһәрләреннән иң беренчеләрдән буларак, Сабан туен бүген, 1 июльдә бәйрәм итәләр. Кичә төп мәйданчыкта соңгы әзерлекләр төгәлләнәгән, төзүчеләр декорацияләрне җыйган, шулай ук мәйданда хореографик коллективлар Сабан туе ачылышын кабатлап караган.

Быелгы Яшел Үзән Сабан туе Экология елына багышлана. Шуңа күрә төп символ булып файдалы бөҗәк – бал корты сайланган.


Мәгълүмат өчен. Гидрометеорология хезмәткәрләре бүген Яшел Үзәндә 18- 20градус җылы һәм кичкә кадәр вакыты-вакыты белән яңгыр булачагын хәбәр итә.  Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, Яшен Үзән Сабан туеның программа чаралары барысы да уздырылачак. Җәмәгать тәртибен саклауга 100 полиция хезмәткәре билгеләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100