news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының Зур Ключи авылы клубы яңартылды

Башкарма комитет рәтсе А.Сәхибуллин клубның матди-техник базасын яхшырту өчен Татарстан Президенты исеменнән сертификат тапшырды.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды. Бу хакта районның Зеленодольская правда” газетасы хәбәр итә.

Районның Башкарма комитет рәтсе Айрат Сәхибуллин авыл кешеләрен әлеге зур вакыйга белән котлап, клубның матди-техник базасын яхшырту өчен Татарстан Президенты исеменнән сертификат тапшырды. Айрат Хәдис улы, авыл җирлеге башлыгы Валентина Когогина белән бергәләп, клубны төзекләндергән төзүчеләргә һәм иганәчеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды. Кичә бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot