news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының Әйшә авылы халкы үзара салым буенча референдумда актив катнаша

Әйшә халкы үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны юлларны төзекләндерүгә һәм кардан чистартуга, урамнарны яктыртуга тотачак.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районының Әйшә авылы халкы үзара салым буенча референдумда актив катнаша. Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы хәбәр итә. 

Н. Баязитов исемендәге Әйшә район мәдәният йортындагы 1542 номерлы сайлау участогында рефрендум барышын төрле партия әгъзалары күзәтә.

"Парнас", "Яблоко", "Бердәм Россия" партияләре, "Гадел сайлаулар өчен" хәрәкәте күзәтчеләре белән тартмаларны беркеттек, сайлаучыларның исемлеген тикшердек, алдан тавыш бирү бюллетеньнәрен салдык", - дип сөйләде участок сайлау комиссиясе җитәкчесе Елена Шәмсетдинова. 

Әйшә халкы үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны беренче чиратта юлларны төзекләндерүгә һәм кардан чистартуга, урамнарны яктыртуга тотуны планлаштыра, диде Әйшә авылы башлыгы Радик Гәләвиев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot