news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе авыл мулласы вәгазеннән башланды

Сабантуй батыры булып легендар көрәшче Мансур ага Сәлахов оныгы Даут Гайнуллин калды.

Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе авыл мулласы вәгазеннән башланды
Гөлфирә Җәләлетдинова

(Яшел Үзән, 12 июль, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Узган шимбәдә Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе узды. Бәйрәм авыл мулласы Хәмит хаҗи Нуруллин догаларыннан, вәгазеннән башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аннан авыл үзешчәннәре концерты белән дәвам итте. Ә уеннарга килгәндә кайсында катнашасы килә: чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән чабу, йомыркалы кашык кабып йөгерү, катыктан акча эзләү, муен белән аркан тартышу, гер күтәрү, мото-сука белән чабышу һәм башкалар. Һәр уенда халык теләп катнашты.

Хәзер авылларда атларга кытлык. Әле дә ярый күрше Күгеш авылында Гомәр абый Хәсәнов бар. Ул бизәлгән аты белән Сабан туена үзенә күрә бер ямь бирә. Быел да Тау Иле кунагы булды, әй рәхәтләнделәр дә инде бала-чага атка утырып әйләнеп. 

Әлбәттә, халык көрәшне зарыгып көтте һәм аның иң мавыктыргыч вакыты батырлар көрәше булды. Денис Зыкин, Рәмзис Заһидуллин, Айдар Әхмәтов, Даут Гайнуллин кебек районда танылган егетләр көрәше мавыктыргыч иде шул.

Баш батыр булып, Совет чоры елларының күп Сабантуйлар батыры булган, легендар көрәшче Мансур ага Сәлахов оныгы Даут Гайнуллин калды. Соңыннан батыр тәкәсен көрәшчеләр белән бүлештеләр. Монысы да үзенә күрә бер матур күренеш, яңалык булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100