news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылы халкы үзара салым акчасын арттыруны планлаштыра

Яшел Үзән районының Түбән Урысбага җирлегенә дүрт авыл - Түбән Урысбага, Югары Урысбага, Кече Ачасыр һәм Васюк керә.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында үзара салым җыю буенча референдум уза. Авылы халкы үзара салым акчасын арттыруны планлаштыра. Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы хәбәр итә. 

Яшел Үзән районының Түбән Урысбага җирлегенә дүрт авыл - Түбән Урысбага, Югары Урысбага, Кече Ачасыр һәм Васюк керә. Аларда 314 сайлаучы бар. 

Бүген үзара салым җыю буенча референдумга халык Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында урнашкан тавыш бирү участогы ачылганчы ук килә башлады, диелгән әлеге хәбәрдә.    

news_right_1
news_right_2
news_bot