Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә сугышчы-интернационалчыларга мемориаль такта ачылды
Митингның рәсми өлешеннән соң, һәр теләгән кеше мемориаль тактага чәчәкләр салып, баш иде.
(Яшел Үзән, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә сугышчы-интернационалчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды, дип яза җирле басма.
Гранит ташка шушы бистә егетләре, 2016 елда Сүриядә һәлак булган Марат Әхмәтшин һәм 2002 елда Чечня республикасындагы сугышта башын салган Алексей Пашин исемнәре язылган.
Бу чарада вафат булган хәрбиләрнең дуслары һәм хезмәттәшләре, гаиләсе, Яшел Үзәннең "Боевое братство" хәрәкәте, Осиново башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Сәлимов һәм ЯҮМРның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин катнашты.
- Без якташларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Алар безнең тыныч тормышыбыз, ирегебез, туган илебез хакына көрәшкән. Чын ир-атлар буларак, дошман каршында чигенмәгәннәр. Һәм аларның батырлыгы әйтеп бетергесез, - дип сөйләде үз чыгышында Айрат Сәхибуллин.
Митингның рәсми өлешеннән соң, һәр теләгән кеше мемориаль тактага чәчәкләр салып, баш иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз