news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында дүрт сыер һәм сигез сарыкны яшен суккан

Әлеге хәл Чөрәби урамында булган.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районының Олы Яке авылында 12 йорт хайванын яшен суккан. Бу хакта Олы Яке авылы җирлеге хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Кичә һава торышы бозылу сәбәпле, Яшен Олы Яке авылы авылының Чөрәби урамындагы электр чыбыкларына зыян салынды. Җиргә төшкән чыбыкларга терлекләр баскан. Нәтиҗәдә, дүрт сыер һәм сигез сарыкны ток сугып үтергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot