news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә яшь гаиләләргә фатир ачкычлары тапшырылды

Яшь гаиләләргә фатирлар бушлай бирелде

(Казан, 23 ноябрь, “Татар–информ”). Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә яңа гына сафка баскан өч катлы торак йорттан яшь гаиләләргә – “Татптицепром” ҖЧҖнең структур бүлекчәсе саналган “Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы хезмәткәрләренә фатир ачкычлары тапшырылды.
Яшь гаиләләргә фатирлар бушлай бирелде. Крестьян–фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен 21 фатирлы йорт хуҗалык бюджеты хисабына ике елга якын төзелә һәм 50 миллион сумга төшә. “Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы директоры Рәфыйк Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, төп шарт түбәндәгедән гыйбарәт: гаилә әгъзаларының берсе ел ярым сынау срогы узарга, ә соңыннан, фатирны алгач, предприятиедә ким дигәндә 5 ел эшләргә тиеш, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100