news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында мәдәният йорты ачылды

Авыл халкына Казан артистлары концерт куйды.

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында мәдәният йорты ачылды
yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). 30 декабрьдә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Быел мәдәният йортында капиталь төзекләндерү уздырылды. Һәм менә Яңа ел алдыннан зур бәйрәм булды, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Кунакларны авылның оста баянчылары каршы алды. Ә концертны «Яшьлек» төркеме татар биюе белән башлап җибәрде, диелә хәбәрдә.

Мулла Иле халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев та килгән.

«Нинди талантлы яшьләр, чын артистлар, афәрин! Мәдәният йорты искиткеч, бөтен мөмкинлекләр бар, рәхәтләнеп эшләгез. Мондый программа өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Алда әле эшлиселәр бихисап, тирә-юньне төзекләндерәсе, матурлыйсы бар», — диде ул һәм бинаны яңартуда зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл халкына Казан артистлары да концерт куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100