news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә үзара салым акчасына юл төзиләр

Авыл халкы үзара салым итеп 350 сум билгеләгән.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Ильсия Завилейская). Үзара салым авыл халкын юллы итәчәк. Бүген Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә дә үзара салым акчасы буенча тавыш бирү участоклары  эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мамадышта сәгать 8:30 инде 42 кеше тавыш биреп өлгерде, ә Татар Танае калыша, биредә 28 кеше тавыш биргән. Кесәңә бер кергән акчаны беркемнең дә чыгарып бирәсе килми инде, анысы, әмма узган елда шул акчага салынган әйбәт юлдан атлап барасы бик тә уңайлы. Чокыр-чакырлы юлдан абына-сикерә йөрү түгел инде, дип яза район басмасы.

Биредә билгеләнгән үзараса салым 350 сум итеп билгеләнгән.

"Киләсе елда да үзсалым акчасының күбесен җирлектәге юлларны ясауга тотачакбыз һәм бер өлеше янгын сүндерү машинасын финанслауга китәчәк, - ди Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин, - Узган ел 60 проценттан артык тавыш белән узган иде референдум, быел да шуңардан да ким нәтиҗә булмастыр, дип уйлыйм".

Үзсалым акчасын да халыкның 96 проценты тапшырган иде. Менә ул юлларны нинди финансларга ясар идек әле, әгәр дә дәүләтнең “1+4” программасы булмаса? Моны биредә яшәүчеләр дә аңлый торгандыр инде хәзер, чөнки башкарылган эшләр күз алдында, дигән Фәнис Мирхәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100