news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылында «Мөршидә» мәчете ачылды

Нияз хәзрәт Сабиров иман йортының озын гомерле, халыкка иман-мәгърифәт тарату үзәге булуын теләде.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылында яңа гыйбадәтханә - «Мөршидә» мәчете ачылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Мәчет ачылышында Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Әнәс Локманов, «Каздорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Равил Гарипов, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин, мәчет төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән иганәче Фәрит Гыйсмәтуллин, авыл халкы катнашты.

Нияз хәзрәт халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм иман йортының озын гомерле, халыкка иман-мәгърифәт тарату үзәге булуын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100