Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Ачык хат көне үтте
Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Ачык хат көне үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Ачык хат көне үткәрелде. Район җитәкчелеге белән кара-каршы сөйләшүгә халык узган ел башында гына ачылган биниһая зур мәдәният сараенда җыелды.
Узган елның сентябрь аенда оештырылган яңа муниципаль берәмлеккә элекке Мизиново, Олы Ходяш һәм Зөя (Свияжск) авыллары җирлекләре керә. Барлыгы 11420 гектар мәйданны биләгән җирлектә хәзер 7539 кеше яши. Болай оешуның төп сәбәбе Иделнең ул ягында төзелә башлаган яңа логистика үзәгенә бәйле. Барлыгы 40 мең кешене эшле итә торган яңа предприятие төрле хуҗалыклардан тора һәм аларның берсе – бер җирлектә, икенчесе – икенчедә булуы кыенлыклар тудырган.
Карамалы Тау бистәсендә зурдан кубып тотынырлык эшләр дә шактый әле. Беренче эш итеп, су мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Хәзер кулланыла торган суның сыйфаты начар, шуңа күрә быел яңа скважина казытып, сыйфатлы су табу һәм шунда су башнясы корып, аны су челтәре белән тоташтыру бурыч итеп куела. Гомумән, бистәдәге инженерлык челтәре тузган, аны капиталь төзекләндерү таләп ителә. Быел ул эшнең проекты һәм смета документациясе ясалачак, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз