news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының ике авылы су басу зонасыннан коткарылды

Элек Норлат һәм Олы Ходяшево авылларын һәр язны су басканлыктан җирле гидротехник корылмаларга капиталь ремонт кирәк булды.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзән районының Норлат һәм Олы Ходяшево авылларында яшәүче меңгә якын кеше су басудан котылды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элек ике торак пунктны һәр язны су басканлыктан җирле гидротехник корылмаларга капиталь ремонт кирәк булды. Эшләр ГТС ремонты буенча федераль программа ярдәмендә башкарыла. Хәзерге вакытта алар тәмамланды диярлек.

Бүгенге көндә Норлатта гидротехник корылманың су үткәрү төеннәренә капиталь ремонт ясалган. Булдырылмый калган зыян 35,5 млн сум тәшкил иткән. Су басу зонасыннан йөз кеше булган 70 торак йорт, шулай ук газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, кибет, административ бина, мөгезле эре терлек фермасы чыгарылган. Төзелеш-монтаж эшләре 12,9 млн сумлык башкарылган.

Олы Ходяшевода элегрәк 802 кеше, газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, автоюл, социаль инфраструктура объектлары зыян күргән.
«2012-2020 елларда Россия су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында төзелеш – монтаж эшләренә 32,7 млн сум бүлеп бирелгән.

Объектта төп су үткәрү узелларын гидротехник корылмаларны монтажлау буенча эшләр башкарылган. Булдырылмый калган зыян 83,8 млн сум белән исәпләнгән.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100