news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының бер авылында балык тотучы суда өшеп үлгән

Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба.

(Яшел Үзән, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Резидә Йосыпова). Кичә Бритвино авылыннан ерак түгел Зөя елгасында 12.00 тирәсендә "112" ашыгыч хезмәт номерына бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шалтыратучы урынын төгәл генә аңлатып бирә алмый. Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба. Ачыкланганча, ир улы белән балык тоткан. Бер мәлне аның улы кинәт боз астына китә. Әтисе аны башка балыкчылар ярдәмендә аны судан чыгаруга чыгара, әмма көтмәгәндә үзе бозлы суга төшеп китә.

Аны коткара алмыйлар. Күрүчеләр сөйләвенчә, боз бик юка булган һәм суга батучы янына барып җитү мөмкин булмаган. Казанда яшәүче 63 яшьлек бу ир суга батмаса да, бозлы суда өшеп үлгән.

Шушы вакыйга чыгар алдыннан гына Яшел Үзән ГИМС үзәге, ОСВОД инспекторлары җәмәгать тәртибе сагы, ФПСның 8нче отряды хезмәткәрләре һәм полиция участковыйлары белән берлектә рейд уздырган булган. Аңлатканнар, кисәткәннәр һәм белешмәлекләр таратканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100