news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының 10 кешесе, курсларда укып, эшле булган

«Пешекче” һөнәре үзләштергән ханымнарга эш урыны да тәкъдим ителгән.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Яшел Үзән районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Пешекче” һөнәре буенча укулар тәмамланды. Бүгенгә кадәр эш урыны булмаган 10 ханым, курсны тәмамлап, квалификацияле имтихан тапшырып, махсус белгечлеккә ия булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте.

“Эшсезләрне укыту курслары “Төбәкара квалификацияләрне үстерү агентлыгы” оешмасының Яшел Үзән филиалында өч ай буе барды. Гамәли дәресләрдә алынган белем һәм тәҗрибәне курсларда укучылар аттестация комиссиясе каршында төрле ризыклар пешереп күрсәтте”, – диде ул.

Белемнәрен практикада да уңай яктан күрсәткән пешекчеләргә эш урыннары да тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100