news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районындагы боз кичүе ачылды

Боз кичүе юлны 58 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә.

Яшел Үзән районындагы боз кичүе ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Яшел Үзән – Нижние Вязовые (Түбән Карамалы) боз кичүе рәсми рәвештә ачылды. Бу хакта Кешеләрнең судагы иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе - Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районында Иделдәге бозның калынлыгын тикшерде. Ул 20-25 см тәшкил итә һәм куркынычсызлык таләпләренә дә туры килә.

"Быел Спас һәм Мамадыш районнарындагы боз кичүләрендә суга бату буенча ике очрак теркәлде. Шунлыктан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз кичүләренә аеруча игътибарлы”, - диде Юрий Венедиктов.

Яшел Үзән районындагы кичүнең озынлыгы 1200 метр. Ә урау юл аша узу 70 км. Ул кичүгә караганда 58 тапкыр озынрак. Боз кичүе машина йөртүчеләргә вакытны экономияләргә булыша.

Машина йөртүчеләр, кичү аша чыкканда, билгеле таләпләрне үтәргә тиеш. Куркынычсызлык каешы эләктерелмәскә тиеш, тизлек режимын һәм машиналар арасындагы дистанцияне сакларга кирәк.

Яшел Үзән районындагы боз кичүе кар чистарту техникасы һәм коткару җайланмалары белән тәэмин ителгән. Ул һава шартлары мөмкинлек биргәнгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100