Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районындагы авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән
Юл-транспорт һәлакәте Новопольский бистәсе янында булган.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта аварияне күрүчеләр хәбәр итте.
«Ике автомобиль дә Казаннан Яшел Үзән ягына таба хәрәкәт иткән. Новопольский бистәсе янында 14нче модельле «Лада» автомобиле «КАМАЗ» белән бәрелешкән», - дип сөйләде алар.
Социаль челтәрләрдә урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильгә җитди зыян килгән, шофер машинада кысылып калган. Ир-атны коткаручылар ярдәмендә салоннан чыгарганнар.
Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Белгечләр юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз